Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә зур нурланыш алган ике кеше хастаханәгә салынды


Япониянең атом энергия идарәсе җир тетрәүдән зыян күргән Фукусима Даичи атом электр станциясендә зур нурланыш алган ике хезмәткәрнең хастаханәгә салынуын белдерде.

Алар өченче реакторны суытуны җайга салу эшендә катнашкан булган.

Кичә өченче реактор өстендә төтен болыты җыелганнан соң туктатылган суыту эшләре бүген яңартылды.

Рәсми саннарга караганда, 11 мартта 9 дәрәҗәдәге җир тетрәү һәм аннан соңгы диңгез ташкыны нәтиҗәсендә 9700-ләп кеше һәлак булган, 16 ярым мең кеше югалган.
XS
SM
MD
LG