Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция очкычы Либия очкычын бәреп төшерде


Либиядәге халыкара хәрби чара барышында БМО Иминлек Шурасының Либия күгендә очыларны тыю турындагы резолюциясен бозган Либия очкычын Франция һөҗүм очкычы бәреп төшерде.

ABC News телевидениесе хәбәр итүенчә, Либия очкычы илнең көнбатышындагы Мисурата күгендә бәреп төшерелгән.

АКШ хәрби җитәкчелеге узган төндә Либиядәге хөкүмәт һәм хәрби корылмаларга канатлы 14 ракета атылганлыгын һәм аларның бомбаланганлыгын белдерде.

Бүген Британия хәрбиләре вәкиле Либиянең хәрби һава көчләре хәрби вазифаларны үти алмаслык хәлгә җиткерелде диде.

Каддафи көчләре Мисурата шәһәрендә хастаханә тирәләрен утка тотты.

Стратегик әһәмияткә ия Әдҗәбия шәһәрендә Каддафи көчләре белән гыйсъянчылар арасында бәрелешләр булды.
XS
SM
MD
LG