Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара комиссия Кыргызстандагы җәйге вакыйгаларга хисабын игълан итте


Халыкара бәйсез комиссия, Кыргызстанның көньягында узган җәйдәге вакыйгалар геноцид булмаган, әмма кешелеккә каршы җинаять билгеләре күренгән, дип белдерә.

Комиссиянең хисабы бүген Бишкәктә игълан ителде. Халыкара белгечләр, аерым алганда, Кыргызстан җитәкчелеге милләтара низагны бетерү өчен җитәрлек чара күрмәгән, дип әйтә.

Әлеге хисапта үзбәкләр белән кыргызлар арасындагы инзаг илнең үз эчендә килеп чыккан, башка дәүләтләрнең я булмаса террор оешмаларның катнашы булуга дәлилләр юк, дип белдерелә.

Кыргызстанның көньягында булган бәрелешләр вакытында 400-дән артык кеше үлде. Үлүчеләрнең 74%-ын үзбәкләр тәшкил итә.
XS
SM
MD
LG