Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы полициясенә машина бәяле сигвейлар алганнар


Чит илләрдә сигвейда туристлар яратып йөри
Чит илләрдә сигвейда туристлар яратып йөри
Чаллы мэриясе полиция хезмәткәрләренә чит ил машинасы бәяседәй самокатлар сатып алган. Чаллы мэры Васил Шәйхрәзиев шәһәрнең эчке эшләр идарәсенә электр белән йөри торган ике самокат, ягъни сигвей бүләк иткән.

“Экология ягыннан зыянсыз транспорт полиция хезмәткәрләренең тизрәк йөрүенә ярдәм итәчәк”, ди Шәйхрәзиев.

Әлеге транспорт сәгатенә егерме чакрым тизлеккә җитәргә мөмкин. Җәяүле сукмагыннан да йөри ала.

Русиядә иң арзан сигвейның бәясе 370 мең сум тора.

Кулайлыгы, экологик яктан зыянсыз һәм теләсә кайсы җиргә барып булуы белән сигвейлардан калышмаган велосипедлар алты мең сум тора.
XS
SM
MD
LG