Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан премьеры террорга каршы көрәштә булышырга чакыра


Пакстан хөкүмәте башлыгы Йосыф Раза Гыйлани
Пакстан хөкүмәте башлыгы Йосыф Раза Гыйлани
Пакстан хөкүмәте башлыгы Йосыф Раза Гыйлани террорга каршы көрәштә халыкара җәмәгатьчелекнең Пакстанга күбрәк булышуын үтенде.

Парижга сәфәре вакытында Гыйлани, бигрәк тә тынычсыз төбәктә иминлек өчен бер генә ил җавап бирергә тиеш түгел, дип әйтте.

“Әл-Каидә” башлыгы үтерелгәч, Кушма Штатлар вәкилләре Осама бин Ладенның Пакстан башкаласыннан ерак булмаган Абботтабад шәһәрендә яшеренеп ятуына аптыраганлыкларын белдергән иде.

Пакстан тышкы эшләр министры Сәлман Бәшир, Исламабад террорга каршы көрәштә ышанычны югалтырга мөмкин, дигән шикләнүләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG