Accessibility links

Медведев ришвәтчелек өчен штраф кануны имзалады


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген ришвәт биргән һәм алган өчен аның күләменә караганда күп тапкырлар штраф түләтү канунын имзалады.

Әлеге канун нигезендә ришвәтчелек һәм коммерциядәгеләрне сатып алган өчен 25 меңнән алып 500 миллион сум штраф түләтү каралган.

Бүгеннән ришвәтчелектә арадашчылык шулай ук җинаять булып саналачак.

Әлеге канунга өстәмәләрне президент үзе тәкъдим иткән иде. Дәүләт думасы һәм Федерация шурасы аны хуплады.
XS
SM
MD
LG