Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фатх” белән “Хәмәс” килешү имзалады


Бүген Мисыр башкаласы Каһирәдә Фәләстин башлыгы Мәхмүд Аббас һәм “Хәмәс” җитәкчесе Хәмит Мишал ике фәләстин хәрәкәте “Фатх” белән “Хәмәс” арасында 4 ел дәвам иткән каршылыкларга нокта куеп килешү имзалады.

Аббас, ике каршы төркем каршылыкларны мәңгегә бетерү турында карар кабул итте, диде.

Хәлит Мишал Каһирәдә узган тантанада безнең уртак максатыбыз - ирекле һәм бәйсез фәләстин дәүләте, дип белдерде.

“Без - бер халык һәм безнең максатыбыз - бер. Шуңа күрә безнең бер хакимият һәм бер төрле карар булырга тиеш. Без Үрдүн елгасының көнбатыш яры һәм Газзә сызыгында башкаласы Иерусалим булачак ирекле һәм бәйсез Фәләстин дәүләте төзергә телибез. Бу дәүләтнең бер сантиметр җире дә Израильдән күчеп килүчеләргә бирелмәячәк, фәләстин качакларын гына кабул итәчәк”, диде Хәлит Мишал.

2007 елда Газзә сызыгында контроль "Хәмәс"кә күчкәннән бирле ике төркем арасында каршылыклар дәвам итте. Мисыр арадашчылыгында узган атнада икеара килешү төзелде. Аның нәтиҗәсендә киләсе елга вакытлы хөкүмәт төзеләчәк һәм сайлаулар үтәчәк.

Израиль бу килешүне тәнкыйтьләп чыкты. Премьер-министр Беньямин Нетаньяһу “Фатх” йә “Хәмәс”, йә Израиль белән генә хезмәттәшлек итәргә тиеш, диде.
XS
SM
MD
LG