Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гыйсьянчыларына ярдәм вакыфы булдырылачак


Либия гыйсьянчыларына ярдәм вакыфы якындагы атналарда булдырылачак. Бу хакта бүген Франция тышкы эшләр министры Ален Җюппе Римда Либиядән килгән төркем белән очрашуда белдерде.

Элгәре Милли күчеш шурасы вәкилләре үзләренә якындагы айларда миллиард ярым доллар кирәк булачагын әйткән иде.

Бүген Мөәмәр Каддафи гаскәрләре басып алган Мисурат шәһәреннән Бенгазига кораб килде. Анда булган меңнән артык кешенең күпчелеге чит ил ватандашлары һәм яралылар.

Ике ай инде Мисурат Каддафи көчләре кулында. Халыкара качаклар оешмасы әлеге шәһәрдәге йөзләрчә кеше күчерүгә мохтаҗ дип белдерә.
XS
SM
MD
LG