Бу фотолар 20 ел элек Советлар Берлегенең төрле шәһәрләрендә төшерелгән. Сез дә бу фотоларда бармы? Булса, безгә хәбәр итегез. Без сезнең белән әңгәмә корып, хәтирәләрегезне Азатлык сәхифәсенә урнаштырырга телибез. Безгә шушы адреска яза аласыз: azatliq@rferl.org
Сез дә анда булдыгызмы?
1
6 март 1988 – Кырым татарлары ватаннарына кайтаруны таләп итеп Краснодарда демонстрация үткәрә. Чит ил мәгълүмат чаралары хәбәр иткәннән соң, совет матбугаты да язып чыккан беренче милли протест чарасы
2
17-18 декабрь 1986 – Алма-Ата үзәгендәге мәйданга каршылык чарасына меңләгән кеше чыга
4
Июнь 1989 – Молдова Халык фронты молдаван телен дәүләт теле итүне таләп итеп митинг үткәрә
5
Август 1989 - Казанның Мусин урамында яңа мәчеткә нигез ташы салу чарасы үтә
6
23 октябрь 1989 – Украинаның халык хәрәкәте милли яңарыш һәм бәйсезлек таләп итеп Киевта демонстрация үткәрә
7
21 гыйнвар 1990 – Украинаның берләшү турында актына 71 ел тулу уңаеннан өч миллион кеше Львовтан алып Киевка кадәр тере чылбырга тезелә
8
21 гыйнвар 1990 – Украинаның берләшү турында актына 71 ел тулу уңаеннан Киевның Богдан Хмельницкий мәйданында демонстрация үтә
9
15 февраль 1990 – Таҗикстанда исламчылар күтәрелеше һәм канлы бәрелешләрдән соң Дүшәнбенең Ленин мәйданында протест чарасы үтә
10
19 апрель 1990 - Татар яшьләре Казанда Тукай һәйкәле янында митинг үткәрә
11
30 сентябрь 1990 – Украинаның Бәйсез яшьләр берлеге Киевта "СССР җеназасы" акциясен үткәрә
12
30 сентябрь 1990 – Украинаның халык хәрәкәте СССРдан аерылып чыгуны таләп итеп Киевта митинг үткәрә
13
10 апрель 1991 - Грузиянең СССРдан бәйсезлеге игълан ителгәннән соң Грузиянең милли гвардия хәрбие Тифлис мәйданында бии
14
13 апрель 1991 - Татар милли хәрәкәте мөстәкыйльлек таләп итеп Казанда митинг үткәрә
15
Май 1991 - Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чарасы үтә
16
Май 1991 - Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чарасы үтә
17
Май 1991 - Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чарасы үтә
18
Август 1991 - ГКЧП көннәрендә Мәскәүнең Калинин проспектында танклар тора
19
27 август 1991 – Кишенәүдә Молдова Югары шурасының бәйсезлек турындагы карарын хуплап митинг үтә
20
21 сентябрь 1991 – Азәрбайҗанның бәйсезлеге игълан ителүгә бер ай кала Баку кешесе Ленин сурәте төшерелгән плакатны каезлап төшерә
21
1 октябрь 1991 – Дубэсарда Днестр буеның Молдовага кушылуына каршылар белән хуплаучылар арасында каршылык чыга