Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукайда башкорт тамырлары бармы?


Габдулла Тукай, 1911 ел фотосы
Габдулла Тукай, 1911 ел фотосы

Быелгы елны Тукай елы дип игълан итү моннан ун ел элек “Ватандаш” журналында укыган мәгълүматларны исемә төшерде. 2000 елның март санында Басыйр Мәһәдиевның “Габдулла Тукайга тугандаш” исемле язмасы “Ватандаш почтасыннан” рубрикасында басылып чыккан иде. Аны яңадан табып укып чыктым.


Бу язмада Басыйр Мәһәдиев 1947 елда “Октябрь” (хәзерге “Агыйдел”) журналында атаклы педагог һәм галим Закир Шакировның Габдулла Тукайның әнисе Мәмдүдәнең башкорт, әтисе Зиннәтулланың гайнә башкорты ыруыннан икәнен хәтерли.

Язмада ул шулай ук былтыр Уфада яшәүче Гөлзифа Канафинадан язып алган кызыклы мәгълүматын китерә. Гөлзифа апа аңа түбәндәгеләрне сөйләгән:

“Безнең фамилия Канәфия карттан килә. Ул хәзерге Иглин районы Түбәнге Ләмәз авылы кешесе була. Безнең туганнар һаман да шунда яши. Габдулла Тукайның әнисе Мәмдүдә апа шул Канәфия картлар нәселенән. Безнең Канафиннар Тукайның туганы булып чыга. Әнә минем улым Наил Канафин Габдулла Тукайга бик охшаш төсе белән. Хөкүмәтебездәге Мидхәт Шакиров миңа әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да туган. Әтисе дә, әнисе дә безнең якның төп башкортлары”.

Басыйр Мәһәдиевның мәгълүматы буенча “Октябрь” журналындагы мәкаләне эзли башладым. Телгә алынган мәкалә 1946 елда Тукайның юбилее уңаеннан чыгарылган берләштерелгән 3-4 саннарда табылды. Аның авторы Афзал Кудаш булып чыкты. Бу махсус санда Тукайның тормышын, иҗатын, башкорт теле һәм фольклоры белән бәйләнешен ачкан тикшеренүләр һәм аңа багышланган башкорт шигырьләре бирелгән. Монда шулай ук Закир Шакировның Тукай белән Казанда очрашуы турында истәлеге дә китерелгән. Әмма Габдулла Тукайның әнисе һәм бабасы Зиннәтулла турындагы “Габдулла Тукай биографиясендәге яңа моментлар” исемле мәкалә Афзал Кудаш тарафыннан язылган иде. Бу язмада Закир Шакиров катнашлыгындагы 1929 елның җәендә Башкортстанны өйрәнү җәмгыяте тарафыннан Аргаяш кантонында тел һәм фольклор өйрәнү экспедициясенең хисабына да сылтама эшләнгән. Ул хисап 1930 елда “Белем” журналының 2 санында дөнья күргән. Монда тәүге тапкыр Габдулла Тукайда башкорт тамырлары булуы телгә алына.

Бу мәсьәләгә ачыклык китергән Кудашның мәкаләсенә мөрәҗәгать итик:

“Укучылар массасына билгеле булуынча, Тукай үзенең поэтик автобиографиясе – “Исемдә калганнар”ның башында әтисе һәм бабасы турында кайбер мәгълүматлар яза һәм шуның буенча без шагыйрьнең әтисе ягыннан өч буынга сузылган шәҗәрәсен беләбез. Тукай шулай дип яза: “Минем әтием Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә Мөхәммәтгалим исемле мулланың улы булып, 14-15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда, хәтме көтөп (укып бетереп) кылырга гадәттә ничә санә (ел) кирәк булса, шул кадәр торып, карт әтисе тере вакытта ук авылыбыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр. Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә ел торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир һәм бер кыз баласы калмыштыр. Моннан соң атам, икенче тапкыр өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызын (минем әниемне) алмыштыр. Әнием илә бер ел ярым торгач, беренче бала буларак мин дөньяга килгәнмен”.

“Исемдә калганнар”да Тукай үзенең әнисенең Мәмдүдә, бабасының Зиннәтулла исемле булуы һәм аның Өчиле авылында күп балалы бер мулла икәнлеге турында да әйтә. Чынлап та Тукайның бу бабасында яшәгән еллары – шагыйрьнең балалык чорында иң авыр, иң кызганыч тормышта үткәргән еллары. Зиннәтулла гаиләсендәге ярлылыкны хәтерләп, Тукай соңыннан: “Бу гаилә эчендәге ярлылык шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса, бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотам”, дип язды.

Тукайның әти-әнисе, бабалары турында югарыда китерелгән мәгълүматлардан башка материаллар юк дип әйтерлек. Шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүче – тикшерүче әдәбият тарихчылары, тәнкыйтьчеләр дә, шулай ук аның турында истәлек язучылар да, Тукайның балалык елларын яктыртканда, күп вакытта, шагыйрьнең үзе язып калдырган шул югарыда әйтелгән “Исемдә калганнар” поэтик автобиографиясенә таяналар. Ләкин соңгы еллардагы кайсыбер эзләнүләр, тикшеренүләр Тукай биографиясенә өстәлә һәм бөек шагыйрьнең тормыш юлын баетуга ярдәм итә торган аерым моментларны китереп чыгарды.

Габдулла Тукайның әнисенең тулы исеме Бибимәмдүдә һәм аның әтисе (шагыйрьнең бабасы) Зиннәтулла Казан губернасы кешесе түгел һәм ул Өчиледә тумаган. Аның туган урыны элекке Пермь губернасы Оча өязе, Гайнә иле, Коҗамакты авылы. Милләте ягыннан Зиннәтулла башкорт. Ул яшь чагында Кауам авылында (илендә) укыган һәм шуннан соң хәзерге Чиләбе өлкәсе Коншак районы Гашир (русчасы Аширово) авылында балалар укыткан. Яшь чагында Зиннәтулла шигырьләр язу белән шөгыльләнгән һәм балалар укыткан елларында күршедәге Тәхәллим исемле башкорт авылындагы Хәким хәлфә белән шигырьләр язышып торган.





“Татар шагыйре Г.Тукайның әнисе Мәмдүдәнең әтисе Зиннәтулла белән һәрвакыт шигырьләр, хатлар язышып торган Хәким исемле берәү булган. Зиннәтулла шагыйрь булган. Ул яшь чагында ук Гашир авылында балалар укытучы булып, төп Гайнә иле (Коҗамакты авылы) башкорты” (“Белем” журналы, 1930 ел, № 2, 52 бит. Доцент Закир Шакиров мәкаләсеннән).

Зиннәтулланың туган иле, шигырьләр язуы һәм милләте ягыннан башкорт булуы турында әлегә кадәр бер җирдә дә басылмаган икенче материал тагы да ачыграк сөйли. Шушы юлларны язучыга 1940 елда Тукайның апасы Саҗидә Зиннәтуллина белән хат аша элемтә тоту мөмкинлеге туды.

Тукайның “Исемдә калганнар”да Саҗидәне саф күңелдән, зур мәхәббәт белән “ап-ак саф бер фәрештә” дип атавы укучыларга билгеле. Менә шагыйрьнең күңелендә фәрештә рәвешендә бик нык калган Саҗидә апа Зиннәтуллина үзенең 1940 елның 5 июнендә язган хатында түбәндәгеләрне әйтә:

“Минем әтием башкорт. Коҗамакты дигән илдән чыгып, Кауам илендә укыган. Ике егет булганнар. Берсе үлгән. Анысы Щадрин өязенеке. Шуннан соң әтием укып чыгып, Кушлавычка күчкән. Әтием тагын Кушлавычтан Өчилегә күчкән. Аннан Өчилегә кайткан вакытта Мәмдүдә апа ике яшьтә бала булган. Үсеп җитеп, Кушлавычка кияүгә чыккан. Шунда Габдулла туып, җизни вафат булып, Мәмдүдә апа Өчилегә кайткан. Шуннан соң бераздан, Сасна дигән авылга кияүгә барган. Анда күп тора алмаган, вафат булган, әтием күрми калган; ара ерак булган. Тиз генә хәбәр килеп җитә алмаган, авыруы да тиз булган. Әтием барса, Мәмдүдә апа вафат булган. Өч көн кайгы йорты булган. Әтием һушсызланып торган. Бу арада Габдулланы алып кайтып керде. Безнең йортта тагы мәтам. Әтием Мәмдүдә апаны сагынып, елый-елый шушы шигырьләрне әйтә иде:

Мәүлүдедер (туган җире) Кушлавычта, мәүте (үлгән җире) Саснада.
Дәүре мәшхәрзә гыйнәйәт әйләсен хак зөлжәләл (Үлгәч Алла ярдәм итсен).
Исеме Бибимәмдүдәдер гаклы ирде гаян (ачык акыллы иде).
Тыңлар иде гыйшки илә вәгазь, мәсаил вә мәган (җавап һәм әһәмият белән).
Сүзләгәндә күздән яшьләремез ула хун (була кан).
Уйлаганда хәсрәтеннән акылыма килә җенун (акылдан язам, мәжнүнләнәм).
Ни сәбәптер, әй, ходай, ризыгы аз, гомре тәмам.
Акты яшем, ни кылаем, әмере хәй илә янам (Алла әмре белән йокысызланам).

Инде әтиемнең әти-әнисеннән, туганнарыннан берүзе аерылып торуына моңланып әйткән шигырьләрен язам:

Фәкыйрем Зиннәтулла булды намым (исемем).
Уча иле иде яә-мәкамым (торган урыным).
Туган илем Коҗамакты карьяседер
Пермь табыгы (губернасы), Уча мозафадыр (өязе).
Зәнелбәшәр иде нам атамыз,
Әмирхан ибне Әмирдер бабамыз.
Мокасат дары гөрбәттә мөһаҗир (язмыш буенча үз иленнән аерылган)
Мөнәҗәт бәйтельәжзәндә мосафир (тереклегем яза йортындагы юлчы кебек).
Яшем һәфте ду чал (җитмеш ике) бәлки зияда (күбрәк).
Чөьәхаззымнан (өлешем яман) һәм бәхетем сийах (кара)".

Димәк, Зиннәтулланың үзе турындагы бу шигыреннән без Тукайның әнисе ягыннан биш буынга сузылган шәҗәрәсен билгели алабыз. Зиннәтулланың әтисе Зәйнелбәшәр, аның әтисе Әмирхан, аның әтисе Әмир.Югарыда китерелгән хатта тагын да өстәмә әһәмиятле моментлар бар.

Тукайның әнисе Мәмдүдә, үзенең әтисе кебек үк җырлар чыгарырга, шигырьләр әйтергә оста, ягъни анда да бер ни тиклем поэтик талант булган булырга тиеш. Саҗидә апайның язуына караганда, ире үлгәч Мәмдүдә Тукайны Кушлавычта калдырып, башта Өчилегә, әтисе йортына кайткан һәм чит авылда торып калган баласы – нәни генә Тукай турында сагынып җырлар җырлаган, шигырьләр әйткән. Бу турыда Саҗидә апаның хатында без түбәндәгеләрне укыйбыз:

“Мәмдүдә апаның, җизни вафат булгач, Габдулланы Кушлавычта калдырып кайткач җырлаган җырларын хәтерлим.

Өй турында бакчада бер сандугач сайрый.
Нигә сайрый бу сандугач кагынып?
Шуны сайрый:
Минем елаганымны белеп – баламны сагынып.
Нигә сайрый бу сандугач, сайрый үсеп беткәнне,
Шуны сайрый:
Мине күреп, баламнан аерылып киткәнне.
Нигә сайрый бу сандугач кич белән?
Шуны сайрый:
Күрде бәнем ике күзне яшь белән,
Нигә сайрый бу сандугач сызланып,
Шуны сайрый:
Минем елаганны күреп, баламны кызганып”.

Саҗидә апаның хатында, югарыда китерелгән юлларның азагында, Мәмдүдәнең үлү датасы турында да әйтелгән: “Мәмдүдә апаның туган елын тәгаен белә алмыйм. Вафат булганын уйлап туры килә – 1890 елда, гыйнварның 18 көнендә”.

Һичшиксез, Саҗидә апаның хатында китерелгән фактлар (Зиннәтулланың шагыйрь булуы һәм аның Коҗамакты башкорты икәнлеге), алар күп еллар үтү белән соңыннан хәтердән язылсалар да, халык шагыйре Тукайның биографиясен тулыландыру һәм баетуга ярдәм итәчәкләр. Киләчәктә Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүчеләр бу моментларга, әлбәттә, әһәмият бирерләр.

Афзал Кудашның бу мәкаләсе Габдулла Тукайның иҗатына башка күзлектән дә карарга кирәк икәнне күрсәтә. Билгеле булганча, башлангыч сыйныфлардан ук без аның шигырьләрен, автобиографиясен өйрәнәбез. Тик анда югарыда китерелгән мәкаләнең мәгълүматлары кулланылмый. Әдәбият тарихында да бу моментлар чагылырга тиештер. Мәсәлән, Уфага килүе, тәүге Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури белән очрашуы, башкорт фольклоры, халык җырлары белән кызыксынуы, аларны язып алуы билгеле.

1917 елга кадәр үк танылган башкорт галиме Әхмәтзәки Вәлиди шагыйрь иҗаты буенча “Тукайның “Шүрәлегә” карата тикшеренү” исемле мәкалә яза. Ә Япониядә Чиләбе башкортларыннан мәшһүр иҗтимагый эшмәкәр Габделхәй Корбангалиев җитәкчелегендә корылган тәүге мөселман нәшрияте “Матбагаи Исламия”дә Тукайның шигырьләре басылуы да мөһим вакыйга. 1911 елда Тукай тарафыннан бастырылган “Халык әдәбияты” әсәренең йогынтысы астында Әхмәтзәки Вәлиди “Җырларыбыз хакында” исемле төрки шигырь корылышы буенча тикшеренү ясый. Монда китерелгән фикерләр буенча ХХ гасыр азагында мәшһүр тюркологлар махсус монографияләр да бастырды. Монда Вәлидинең татар теленең төрки телләр төркеменең берсе булуына игътибарны җәлеп итә. Кайвакытта моны хәзерге вакытта да яшәгән галимнәр онытып китә.

Икенчедән, әдәбият тарихыннан билгеле булуынча ХХ гасыр башында иҗат иткән кайбер башкорт укымышлылары үз телләрендә материал бастырырга теләгән вакытларында нәшерләрнең каршылыкларына очраулары да мәгълүм. Шулай ук Вәлидинең тарих китабының исеменең үзгәртелеп басылган. Болар барысы да тарихта ачык яктыртылырга тиеш. Татар милли буржуазиясенең татарлык фикере башкорт язучыларына, халкына эшләгән йогынтысы күзлегеннән кайбер моментларны, шулай ук Габдулла Тукайның иҗатын, тормышын бәяләргә мөмкин.

Башкорт әдәбият тарихында революциягә кадәрге әдипләрнең эшмәкәрлеге, һичшиксез, башкорт совет әдәбияты концепциясенә, тәүге Башкортстан язучылар корылтаеның әдәбият тарихын бәяләвенә дә бәйле.

Югарыда китерелгән мәгълүматлар бик мөһим. Кайбер вакытларда җитди архив, йә язулы мәгълүмат булмаганда да бәгъзе бер язучы йә шагыйрьне уртак ителүен беләбез. Закир Шакиров һәм Афзал Кудашның мәкаләләре, алар китергән мәгълүматларны укыганнан соң, шул ук критерийлардан чыгып, Тукайның да мондый шагыйрьләр рәтенә керергә хакы бар дип әйтеп була. Бу юнәлештәге тикшеренүләр тагы яңа ачышлар, тарихи чыганаклар китерәчәге шөбһәсез.

Әхәт Салихов
Әнкара шәһәре, Төркия
XS
SM
MD
LG