Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International азәри оппозиция вәкиленә каршы эшне уйлап табылган дип саный


Amnesty International хокук яклау оешмасы азәри оппозиция вәкиле Җаббар Салаванга чыгарылган карарны тәнкыйтьләп чыкты.

Хокук яклаучылар белдерүендә канунсыз наркотик саклауда гаепләнгән Салаванга каршы эш махсус оештырылганы әйтелә.

Бу атнада мәхкәмә «Народный фронт» фиркасенең яшьләр канаты вәкиле булган 20 яшьлек Салаванны ике ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды.

Amnesty International бу карарны Facebookта протест чараларын оештыру эшләрен көйләп барган өчен Салаваннан уч алу дип саный.
XS
SM
MD
LG