Греция премьер-министры Георгиос Папандреу үз иленең евродан баш тартырга җыену турындагы хәбәрләрне «провокация» һәм «куркыту» дип атады.
Алдагы көнне бу хәбәр Der Spiegel алман журналында басылганнан соң, евроның бәясе американ долларына карата бер процентка диярлек кимеде.
Европа берлеге һәм Греция финанс министрлыгы бу гайбәтләрне җомга көнне үк кире какты, әмма ил финанс министры Георгиос Папаконстантиноның кинәт кенә җомга кич Люксембургта узган финанс министрлар очрашуында катнашуы яңа шау-шуларга сәбәп булды.