Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре Банияс шәһәрен басып алды


Сүриядә армия гаскәрләре хөкүмәткә каршы чара үзәкләрнең берсе булган Банияс шәһәрен басып алды. Хокук яклаучылар белдерүенчә, гаскәрләр шәһәргә өч тарафтан үтеп кергән. Баниясның көньяк районнары электр һәм коммуникациядән өзелгән.


Кичә Сүрия шәһәрләрендә иминлек көчләре белән бәрелешләрдә ким дигәндә 26 кеше үлде.

Җомга көнне Ак Йорт Сүрия хөкүмәте реформалар таләп итүче халыкны эзәрлекләү һәм үтерүне туктатмаса АКШ һәм аның беректәшләре аларга каршы «өстәмә чаралар» кулланачагы турындагы белдерү белән чыкты.

Март уртасыннан бирле Сүриядә барган бәрелешләрдә 580 кеше үлде.
XS
SM
MD
LG