Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдәге чуалышларда тугыз кеше үлгән, йөзләбе төрле җәрәхәтләр алган


Каһирәдә мөселманнар һәм христианнар арасындагы бәрелешләрдә ким дигәндә тугыз кеше үлгән, 100дән артыгы төрле җәрәхәтләр алган.
Бу хакта медицина һәм хокук саклау оешмалары хәбәр итә. Бәрелешләр барган христиан чиркәвенә ут төртелә. Халыкны тынычландыру өчен полиция күз яше чыгаручы газ куллана.

Тарафларның бер-берсенә ташлар һәм утлы шартлаткычлар атуы әйтелә. Бу чуалышлар бер төркем сәләфи мөселманнарның чиркәүгә кереп христиан җәмгыятенә караган хатын-кызны бирү таләбеннән соң башлана. Мөселманнар әйтүенчә, бу ислам кабул иткән хатын-кыз чиркәүдә көчләп тотыла.
XS
SM
MD
LG