Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиянең Рустави шәһәрендә 12 оппозиция вәкиле гаепле дип табылган


Грузиянең Рустави шәһәрендә шимбә көнне протест чарасы вакытында кулга алынган оппозиция вәкилләренә карата мәхкәмә булды.

12 кеше вак тәртип бозулар һәм полиция хезмәткәрләренә буйсынмауда гаепле дип табылган. Тоткарланган сигез кеше җиде көннән алып 30 көнгә кадәр сак астында калачак, калганнарына штраф салынган.

Руставидагы протест чаралары “Гомумхалык вәкиллеге җыены” оппозиция хәрәкәте һәм “Ара” яшьләр хәрәкәте тарафыннан оештырылган иде. Оппозиция җирле полиция түрәсенең өе янына җыелды. Алар аны кеше хокукларын бозуда гаепли.
XS
SM
MD
LG