Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бин Ладен “Әл-Каидә” гамәлләрен контрольдә тоткан



Осама бин Ладен террорчылар челтәре эшчәнлеген Пакстандагы үз йортыннан күзәткән. Бу хакта американ махсус хезмәтләре вәкилләре хәбәр итә. Бин Ладен архивыннан күренгәнчә, аның Абботабадтагы йорты идарә үзәге булган һәм аннан “Әл-Каидә” хәрәкәте гамәлләре контрольдә тотылган.

Алдагы көнне АКШның саклану министрлыгы бин Ладен архивының беренче биш видеоязмасын чыгарды. Алар арасында террорчылар башлыгының үз тарафдарларына видеомөрәҗәгате урын алган.

Махсус хезмәт вәкилләре бин Ладен йортындагы материалларның кыйммәтле мәгълүмат булып торуын әйтә.
XS
SM
MD
LG