Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки урманын яклаучылар куып таратылган


Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә Мәскәү-Петербур машина юлын салу өчен урманны кисүгә каршылык белдергән 20 кеше тоткарланган. Алар арасында”Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов һәм “Яблоко” фиркасе җитәкчесе Сергей Митрохин да бар.

Удальцов сүзләренчә, Химки урманын саклаучылар махсус рөхсәт кирәк булмаган халык җыены уздырганнар. Һәм ул бу тоткарлауларның канунсыз булуын әйтә.

Анда катнашучылар полициянең чараны куып тарату өчен көч куллануын искәртә. Берничә катнашучы төрле җәрәхәтләр алган.
XS
SM
MD
LG