Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта парламент таратылды


Таиланд патшасы Пумипон Адульядет бүген парламентны тарату һәм яңа сайлау билгеләү турында карар имзалады.

Таиланд хөкүмәте вәкиле сайлау 3 июльдә булачак, дип белдерә. Сайлауда төп көрәш 2006 елда хәрби түнтәрелеш вакытында алып ташланган элекке хөкүмәт башлыгы Таксина Чинавата яклылар һәм аңа каршылар арасында булыр дип көтелә.

Бер ел элек Таксина тарафдарлары ил башкаласы Бангкокта протест чаралары оештырган иде. Иминлек көчләре белән бәрелешләр вакытында йөзләп кеше үлде, 1400-дән артык кешегә зыян килде.
XS
SM
MD
LG