Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә протест чараларында катнашучы йөзләрчә кеше кулга алынган


Һомс шәһәрендә протест чарасы. 6 май 2011
Һомс шәһәрендә протест чарасы. 6 май 2011
Сүриянең берничә шәһрендә президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итүче оппозиция җитәкчеләре һәм шулай ук протест чараларында катнашучы йөзләрчә кеше кулга алынган.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, ил башкаласы Шәм-Шәрифтә йөзләрчә кеше, ә Банияс шәһәрендә 250-дән артык кеше кулга алынган.

Шулай ук Дәръа һәм Һомс шәһәрләрендә дә кешеләрне күпләп кулга алулар дәвам итә.

Күрүчеләр әйтүенчә, бүген Сүриянең көнбатыш өлешендә атыш тавышлары ишетелгән. Мөәдхәмия төбәген хәрбиләр чолгап алган. Анда электр белән тәэмин итү тукталган, телефон элемтәсе юк.

Халык күтәрелешләре башланганнан бирле Сүриядә 800-дән артык кеше үтерелгән.
XS
SM
MD
LG