Accessibility links

Миңнеханов Дубайда AIM-2011 инвестицияләр форумында катнаша


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрнең Дубай шәһәрендә үтүче Annual Investment Veeting 2011 (AIM-2011) инвестицияләр форумында катнаша.

Әлеге чараны Гарәб Әмирлекләрнең тышкы сәүдә министрлыгы оештырды. Форум үзара сәүдәне ныгытуга, инвестицияләр кертүгә киң юл ачачак, дип белдерә министрлык.

Форумда 30-дан артык илнең эре ширкәт, банк, венчур компанияләр җитәкчеләре катнаша.

Әлеге форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры Лубна Әл Касыйми белән дә очрашачак.

Дубайдагы инвестицияләр форумы беренче тапкыр үткәрелә һәм ул ел саен булачак дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG