Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндәге “Әл-Каидә” башлыгы: Җиһад көчәячәк


“Әл-Каидә”нең Йәмән бүлеге башлыгы Осама бин Ладен үтерелгәч, террорчылар көрәшләрен көчәйтәчәк, дип белдерде. Бу хакта Кушма Штатларның SITE – террорчы төркемнәрнең интернет активлыгын күзәтеп баручы оешма хәбәр итә.

Радикал исламчы сәхифәләрнең берсенә урнаштырылган хәбәрдә “Гарәп ярымутравындагы “Әл-Каидә” башлыгы Насыйр әл-Вахиши, Осама бин Ладен үтерелгәч “җиһад очкыннары кабыначак әле”, ди һәм Кушма Штатларга “Әл-Каидә” башлыгы үлгәч оешма эшчәнлеге тукталачак дип уйламаска киңәш итә.

“Сезне тагын да зуррак һәм начаррак бәлаләр көтә”, дип белдерә әл-Вахиши.
XS
SM
MD
LG