Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Ирина Халипның ябылу вакытын озайтты


Минскида мәхкәмә журналист Ирина Халипның өйдә ябылу вакытын 13 июньгә кадәр озайтты.

Халип узган елның декабрендә Беларуста президент сайлавыннан соң булган тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнә. Кануны нигезендә моның өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Минскидагы оппозиция оештырган чарада катнашкан дип элгәре егермеләп кешегә гаепләү белдерелгән иде.
XS
SM
MD
LG