Accessibility links

Гыйракта АКШ хәрбиләрен калдыру шартлары тикшереләчәк


Гыйрак хөкүмәте башлыгы Нури әл-Мәлики
Гыйрак хөкүмәте башлыгы Нури әл-Мәлики
Гыйрак хөкүмәте башлыгы Нури әл-Мәлики илдәге сәяси көчләр белән Гыйракта АКШ гаскәрләренең булу вакытын озайту турында сөйләшәчәк.

Чәршәмбе көнне әл-Мәлики журналистларга, май ахырына кадәр илдәге бөтен зур фиркаләр белән АКШ хәрбиләрен калдыру шартлары турында сөйләшәчәкбез, диде.

Хәзер Гыйракта 46 меңләп АКШ хәрбие бар. Аларны илдән чыгару декабрь аенда башланырга тиеш.

Гыйрактагы көрд һәм сөнниләрнең вәкилләре иминлек булдыру өчен АКШ гаскәрләрен калдырырга кирәк, дип белдерә. Әмма шигыйлар моңа каршы.
XS
SM
MD
LG