Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:22
Һиндстан Әфганстанга талиблар белән сөйләшүләрне җайга салуда ярдәм вәгъдә итә. Бу хакта бүген Һиндстан хөкүмәте башлыгы Манмохан Сингх белдерде.

Манмохан Сингх ике көнлек сәфәр белән Кабулга килде. Әфганстан башкаласында чыгыш ясап ул, үз иленең Әфганстанда тынычлык урнаштыруда сәяси һәм икътисади йогынтысы булачагын әйтте.

2001 елда хакимияттән талиблар алып ташлангач Һиндстан Әфганстанга 1,3 миллиард долларлык ярдәм итте. Һиндстан белән Пакстан арасында Әфганстанга сәяси йогынты ясау өчен көрәш бара.

Сингхның Кабулга әлеге сәфәре соңгы алты ел эчендә беренче тапкыр. Әфганстан президенты Хәмит Карзаи 2002 елдан бирле Һиндстанда ун тапкыр булды.

XS
SM
MD
LG