Пакстанның төньяк-көнчыгышындагы хәрби күнегүләр үткәрү урынында булган ике шартлау нәтиҗәсендә 80 кеше үлгән. Дистәләрчә кеше яраланган. Бу хәл Әфганстан чиге янындагы Шабкадар шәһәрендә булган.
Үлүчеләрнең күбесе әле күптән түгел генә хәрби хезмәткә алынганнар. Полиция әлеге террор гамәлен ике кеше оештырган дип әйтә.
Пакстан талиблары шартлау җаваплылыгын үз өсләренә алды. Талиблар вәкиле, әлеге шартлауны “Әл-Каидә” башлыгы Осама бин Ладен үтерелгән өчен үч алу, дип белдерде.