Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина милициясе “Ачу көнендә" катнашканнарны куып таратты


"Ачу көненә" чыгучылар президент һәм хөкүмәт реформаларына протест белдерде
"Ачу көненә" чыгучылар президент һәм хөкүмәт реформаларына протест белдерде
Украинада бүген "Ачу көне" игълан ителде. Киевта Югары Рада бинасы янында чатырлар урнаштырырга теләгән берничә кеше кулга алынды.

Хакимиятләрнең коммуналь түләүләрне арттыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне кысу һәм халыкның ярлылана баруына ризасызлык белдереп оештырылган чараларда дистәләгән һөнәр берлеге һәм иҗтимагый оешма катнашачакларын белдергән иде.

Протест чараларының төп оештыручысы “Уртак эш” исемле ватандашлар хәрәкәте. Әлеге хәрәкәт 2010 елда яңа салым кодексына каршы эшкуарларның протест чараларын оештырган иде.

Киев Мәйданына чыгучыларның төп таләбе – президентның китүе, хөкүмәт һәм Югары Раданың таратылуы.

Иҗтимагый оешмаларның бу протест чарасына оппозиция теләктәшлек белдерсә дә, фиркаләрнең берсе дә аларга әлегә кушылмады.
XS
SM
MD
LG