Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта “Ачу көне” чарасында 100ләп кеше катнаша


Киевта Украинаның Югары Радасы каршында “Ачу көне” чарасында йөздән артык кеше катнаша.

Кичә ил буйлап “Ачу көне” дип исемләнгән хакимиятләрнең коммуналь түләүләрне арттыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне кысу һәм халыкның ярлылана баруына ризасызлык белдереп оештырылган вакыты чикләнмәгән чаралар башланып китте.

Киев Мәйданына чыгучыларның төп таләбе – президентның китүе, хөкүмәт һәм Югары Раданың таратылуы.

Протест чаралары Украинаның берничә шәһәрендә узды. Киевта парламент каршында чатырлар куярга ниятләгән алты кеше кулга алынды.

Узган атнада мәхкәмә башкала Киевта урам җыеннары уздыруны бер айга тыю карарын кабул итте.
XS
SM
MD
LG