Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда шартлау ихтималы хәбәреннән соң иминлек ныгытылды


Лондон полициясе хәбәр итүенчә, узган төндә башкалада террор гамәле әзерләнә дигән хәбәр чыкканнан соң иминлек чаралары көчәйтелгән.

Террор гамәле әзерләнүе патшабикә Елизавета II Ирландиягә сәфәре алдыннан билгеле булды.

Патшабикә иртәгә дүрт көнгә Ирландиягә бара. Бу Ирландиянең 1922 елда бәйсезлек алуыннан бирле патшабикәнең бу илгә беренче сәфәре булачак.
XS
SM
MD
LG