Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр Шойгу машинасын йөртүче эшеннән алынган


Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу машинасын йөртүче юлда барганда икенче бер машина йөртүчесенә тавыш көчәйткеч аша янаганнан соң эшеннән алынган.

Министрлык вәкиле Ирина Адрианова сүзләренә караганда, бу карар тикшерүдән соң кабул ителгән.

Шойгу машинасының Мәскәү урамнарының берсендә тыгыннан чыгарга тырышуы төшкән видео бар. Аңа комачаулаган машинага Шойгуны йөртүче ут ачачагы белән янаган.

Ул чакта машинада министр үзе булмаган.
XS
SM
MD
LG