Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары тәртип сакламакчы


Башкортстан парламенты бинасы
Башкортстан парламенты бинасы

Башкортстан парламенты депутатлары җәмәгать тәртипләрен бозуларны чикләү ниятеннән яңа канун өлгесе әзерләде.


Яңа канун өлгесе “Җәмәгатьчелек тәртибен саклау турында” дип атала. Анда, ниһаять, җәмәгать тәртибен бозуларның төгәл атамалары китерелгән. Ә инде тәртип бозучыларга штраф күләмнәре җәй башына билгеле булачак. Ул “Җәмәгатьчелек тәртибен бозулар” исемендәге Кодекста яктыртылачак.

Анда шундый тыюлар керәчәк:
  • Республиканың, шәһәрләрнең, районнарның дәүләт билгеләре: байрагы, гербы, гимнына җәмәгатьчелек алдында хөрмәт күрсәтмәү һәм мәсхәрәләү;
  • Башкортстан дәүләт бүләкләрен канунсыз әзерләү, билгеләрен тагып йөрү һәм дәүләт бүләкләрен юкка чыгару;
  • Машина юлларына чүп ташлау;
  • Трибуналарга, сәхнәләргә, спорт мәйданнарына, футбол һәм хоккей кырларына рөхсәтсез чыгу һәм әйберләр ыргыту;
  • 14 яшькә тиклем балаларның ата-аналарының балаларыннан ялган шалтыратулары булмавын тәэмин итү;
  • Гаиләдә, аеруча, балалар янында, сугышу һәм тавыш чыгару;
  • Кичке 23 сәгатьтән соң тавышлану;
  • Хәер сорашу, көчләп дингә тарту, кешеләрнең теләкләренә каршы гамәлләр кылу;
  • Җәмәгатьчелек урыннарнында акчага күрәзәлек кылу;
  • Торак урыннарыннан 15 метр якынлыкта учак ягып чүп яндыру;
  • Җәмәгатьчелек урыннарында этләрне борынчыксыз йөртү;
  • Кешеләрдән документы булмаган мобил телефоннар сатып алу;
  • Коймаларга, диварларга, җәмәгатьчелек транспортына язу һәм рәсем төшерү һәм башка тыюлар кергән.
Кайбер кеше хокуклары яклаучыларның бу “җәмәгатьчелек тәртибен бозулар”ның аерым матдәләрен кеше хокукларын чикләү дип бәяләве дә мәгълүм.
XS
SM
MD
LG