Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара Валюта Фонды башлыгы Нью-Йорк төрмәсенә күчерелде


Доминик Стросс-Кан (у) адвокаты Беньямин Брефман белән
Доминик Стросс-Кан (у) адвокаты Беньямин Брефман белән
Шимбә көнне кунакханәдә эшләүче 32 яшьлек хатын-кызны көчләү гаебе белән Нью-Йорктан Парижга китәсе очкычта кулга алынган Халыкара Валюта Фонды башлыгы Доминик Стросс-Кан мәшһүр Рикерс-Айленд төрмәсенә күчерелде.

Кичә мәхкәмә аның бер миллион доллар түләп тикшерү вакытына иреккә чыгу үтенечен кире какты.

Хөкемдарлар аның Франциягә качып котылуын фаразлады. АКШ белән Франция арасында хөкем ителгәннәрне тапшыру килешүе юк.

62 яшьлек Стросс-Кан гаебен кире кага. Халыкара Валюта Фонды башлыгы 2012 елда Франция президенты сайлавында намзәт булыр дип фаразланган иде.

Мәхкәмәнең чираттагы утырышы 20 майга билгеләнгән. Ул көнне Сросс-Кан эшен җәмәгать мәхкәмәсе тикшерәчәк.
XS
SM
MD
LG