Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Мәскәүдә Либия рәсмиләре белән очраша


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүдә Либия хакимияте вәкилләре белән очраша.

Мәскәү Либиянең БМО Иминлек Шурасының төп таләбен - тыныч халыкка каршы көч куллануны туктатуын яңадан көнтәртибенә куячак, дигән иде Лавров.

Дүшәмбе көнне Русия министры БМО генераль секретаренең Либия өчен махсус вәкиле Габделилла Хатыб белән очрашты. Тарафлар Либиядә тотрыклылык булдыру турында фикер алышты.

Мөәммәр Каддафинең Либия җитәкчесе урыныннан китүен таләп иткән урам җыеннары илдә февраль аеннан бирле дәвам итә.

Кичә Һаагтагы халыкара мәхкәмәнең баш прокуроры Луис Морено-Окампо Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафине кулга алуны сорап мөрәҗәгәть итте. Шулай ук мәхкәмәдән Каддафинең улы Сәйфелисламны һәм Либия күзләү хезмәте башлыгын кулга алырга рөхсәт соралган.

Прокурор әлеге өч кеше хөкүмәткә каршы чаралар вакытында тыныч халыкка каршы көч кулланып кешеләрне үтерүдә гаепле, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG