Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Татарстан вәкиллеге ачыла


Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге шушы бинада урнаша
Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге шушы бинада урнаша

Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиллеге эш урынына ия булды. Уфа үзәгендәге Пушкин урамында урнашкан иң матур бинада вәкиллеккә дүрт бүлмә бүлеп бирелде.


Әлегә кадәр даими вәкиллек башка бер бинада вакытлыча кысан гына бүлмәдә урнашкан иде. Хәзер исә даими вәкиллек җитәкчесенә дә, аның хезмәттәшләренә дә, нәтиҗәле эшчәнлек өчен, бөтен уңайлыклар бар. Даими вәкиллекнең яңа эш урынын тантаналы ачу шушы ай азагына билгеләнгән.

Химия тармагы буенча Уфада үтәчәк халыкара форум-күргәзмәдә катнашу өчен киләчәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә, берочтан, даими вәкиллекнең эш урынын ачу тантанасында катнашачак дип көтелә.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, узган елның декабрь азагында Уфада ике республика президентлары очрашуы барышында Татарстанның даими вәкиллеген Башкортстанда да ачу турында килешенгән иде. Шул килешүгә ярашлы, быел 5 мартта Рөстәм Миңнеханов даими вәкиллекнең җитәкчесен билгеләү хакында фәрманны имзалады. Бу җаваплы вазифага 47 яшьлек Альберт Арслан улы Мәкъсүтов тәгаенләнде. Моңа кадәр Альберт әфәнде шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнгән, татар милли оешмалары чараларын оештыруда әүзем катнашкан шәхес буларак билгеле.
XS
SM
MD
LG