Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә җир тетрәүдән соң коткару эшләре дәвам итә


Узган төндә Төркиянең Күтяһья вилаятендә булган җир тетрәүдә дүрт кеше һәлак булды, 80ннән артыгы яраланды, берничә йорт җимерелде.

Җир тетрәүдә зыян күргән җирләрне чистарту эшләре дәвам итә. Тораксыз калган кешеләр өчен чатырлар шәһәрчеге корылган, алар җылы кием, су һәм аш белән белән тәэмин ителгән, дип хәбәр ителә.

5.9 көчендә булган беренче җир тетрәү Төркиянең көнбатыш һәм үзәк районнарында, шулай ук Истанбулда сизелгән. Җир тетрәү төне буе дәвам иткән.
XS
SM
MD
LG