Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лейдерманны Казанда да беләләр


Вадим Лейдерман
Вадим Лейдерман

Моннан берничә көн элек Русиядә шымчылык алып баруда гаепләнеп, илдән чыгарып җибәрелгән Израил илчелегенең хәрби атташесы Вадим Лейдерманның Казан белән дә бәйләнеше булуы билгеле булды.


Русиянең чит илләрдәге яисә Русиядәге чит ил шымчыларының әледән-әле кулга алынып торулары турында күп ишетергә туры килсә дә, моңарчы аларның Казан белән бәйләнешләре булулары турында әйтелгәне булмады. Ләкин 12 майда тоткарланып, 48 сәгать эчендә Русиядән чыгарып җибәрелгән Израил атташесы Вадим Лейдерманның Казан белән якыннан бәйләнеше булуы ачыкланды.

Шунысы мөһим: Израил дипломатының Русиядән чыгарып җибәрелүе 14 майга, Израилнең иң төп дәүләт бәйрәме – мөстәкыйльлек көне билгеләп үтелгән вакытка туры килде. Сәяси белгечләр Лейдерманның эләктерелүе махсус шушы көнгә туры китерелүен дә әйтә.

Русия махсус хезмәтләреннән килгән хәбәрләргә караганда, Лейдерман, Израил саклану министрлыгының Israel Aerospace Industries ширкәте мәнфәгатьләрен яклап, лобби үткәрүдә гаепләнә.

Әлеге ширкәт белән Русиянең “Ростехнология” дәүләт корпорациясе контроле астындагы “ОПК Оборонпром” ширкәте арасында, Казан боралак заводында пилотсыз оча торган очкычлар җыю өчен уртак ширкәт кору турында килешү төзелгән булган.

Русия саклану министрлыгы һәм Израил матбугаты әлеге килешүне 400 миллион долларлык дип бәяли.

Алынган мәгълүматларга караганда, Израилле полковник илнең хәрби-сәнәгать серләренә борынын тыга башлаган булган. Русиянең корал экспорты һәм импорт эшләре белән кызыксынган. Русия базарларындагы кайбер Израил ширкәтләренә кирәгеннән артык ярдәм күрсәткән. Бу кызыксыну бигрәк тә пилотсыз оча торган очкычлар эшләп чыгару өлкәсендә тагын да көчле сизелгән.

Хәрби атташе исә мондый эшләр белән шөгыльләнергә тиеш түгел, дип белдерә белгечләр.

Лейдерман Израилгә 1977 елда 15 яшендә Советлар Берлегеннән күченеп китә. Хайфа шәһәрендә белем алгач, Израилнең хәрби һава көчләрендә хезмәт итә башлый. 2008 елда Мәскәүдәге Израил илчелегендә хәрби атташе вазифасына күчерелә. Хәзер исә аның урынына хәрби табип Коби Хавивның билгеләнүе көтелә.
XS
SM
MD
LG