Accessibility links

“Черек күлдә” машина куюга каршы хат Татарстан президенты идарәсенә тапшырылды


Өч меңнән артык кешенең имзалары куелган ачык хат кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсенә тапшырылды.

Казан халкы башкаланың “Черек күл” пааркын юк итеп, бу урында машиналар кую урынын төзү мөмкинлегенә ризасызлык белдерә.

14 майда Русиянең тарихи һәйкәлләре һәм мәдәниятен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге паркта төзелешкә каршы җыен уздырып имза җыю эшен башлаган иде.

Һәйкәлләрне яклаучылар Миңнехановтан җавапны бер ай эчендә алырга өмет итә.
XS
SM
MD
LG