Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә Саакашвилига каршы хәрәкәт көчәя


22 май якшәмбе көнне Тифлиста үткән каршылык чарасы
22 май якшәмбе көнне Тифлиста үткән каршылык чарасы
Тифлис – Грузиядә оппозициянең президент Михаил Саакашвилинең урыныннан китүен таләп иткән протест чаралары көчәя.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, якшәмбе көнне каршылык чарасында меңнәрчә кеше катнашкан. Оппозиция көчләре белән полиция арасында чуалышлар булган. Протест белдерүчеләр полиция машинасына һөҗүм иткәннән соң, полиция аларга каршы җилем пулялар һәм күздән яшь чыгара торган газ кулланган.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе, элекке парламент рәисе Нино Буржанадзе Азатлык радиосына аңлатуынча, полиция оппозициянең берничә җитәкчесен кулга алырга маташкан, шул сәбәпле алар полиция машинасына һөҗүм итәргә мәҗбүр булган. “Чуалышларны без түгел, полиция үзе башлады, безнең үзебезне якларга хокукыбыз бар", диде Нино Буржанадзе.

Ул арада, безнең хәбәрчебез әйтүенчә, элекке саклану министры Ираклий Окруашвилиның “Грузия партиясе” протест белдерүчеләргә кушылган. Заманында Буржанадзеның көндәше, Франциядә сыену алган Окруашвили “илне Саакашвилидан азат итү хакына” Буржанадзе белән килешергә карар иткән.

“Маэстро” телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Окруашвили 25 май көнне Грузиягә кайтып, “Саакашвили хакимиятенә нокта” куячагын белдерде. Бу көнгә оппозициянең киңкүләмле каршылык чарасы билгеләнгән.

Грузиянең тышкы эшләр министрлыгы, Окруашвилиның төрмәгә хөкем ителгәнен һәм Грузиягә аяк баскан очракта шундук кулга алыначагын искәртте.
XS
SM
MD
LG