Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачидагы ныгытма Талибаннан кире яулап алынды


Пакстан хәрбиләре Карачи портында Талибан сугышчылары белән 16 сәгать атышканнан соң сугышчылар яулап алган хәрби ныгытманы кире үз кулына кайтарды.

Бәрелештә кимендә ун хәрби һәлак булган. Хәзер ныгытмада сугышчыларны эзләү дәвам итә.

Эчке эшләр министры Рахман Мәлик әйтүенчә, якшәмбе кичендә караңгылыктан файдаланып ныгытмага баскычлар аша 4-6 сугышчы кергән. Алар гранаталар, ракета аткычлар һәм автомат кораллар белән коралланган булган.

Сугышчыларның икесе үтерелгән, өченчесе үз-үзен шартлаткан. Тагын берсе җимереклекләр астында калган дип, икесе качкан дип исәпләнелә.
XS
SM
MD
LG