Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Европа сәфәрен Ирландиядән башлады


Обама Ирландия президенты Мэри Макэлис белән
Обама Ирландия президенты Мэри Макэлис белән

АКШ президенты Барак Обама Ирландия җитәкчеләре белән очрашты һәм дүртенче буын бабасының туган авылына барды.

Сәфәр уртак икътисади кыенлыклар чорына һәм гарәп илләрендәге халык күтәрелешләре нәтиҗәсендә Якын Көнчыгыш илләре өчен борчылулар арткан чакка туры килә.

Обама АКШның беректәшләрен Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендәге демократик үзгәрешләргә ярдәм итәргә чакырыр дип көтелә.

Дүшәмбе Дублинга килгәч, Обама һәм аның җәмәгате Мишель Ирландия президенты Мери Макэлис һәм премьер-министр Энда Кенни белән очрашты.

Соңрак АКШ президенты боралак белән дүртенче буын бабасының туган авылы Манигаллга барды. 1850 елда Обаманың анасы ягыннан дүртенче буын бабасы шул авылдан Кушма Штатларга киткән булган.

Обаманың атасы кенияле булса, анасы ирланд-американ.

Манигаллда АКШ президентын меңнәрчә кеше каршылады.
Көн ахырында Обама Дублинда ачык һавада чыгыш ясый. Ярдәмчеләре әйтүенчә, президент үз чыгышында АКШ белән Ирландия арасындагы ныклы бәйләнешләргә басым ясаячак. Обама премьер-министр белән очрашуда да шул турыда әйтте.

АКШ белән Ирландия арасындагы дуслык һәм бәйләнешләр иң көчле дәрәҗәдә. Бу стратегик мәнфәгать мәсьәләсе генә дә, тышкы сәясәт мәсьәләсе генә дә түгел, бу кан тартуы”, - диде Обама.

АКШ президенты Британия карамагындагы Төньяк Ирландиядә тынычлык урнаштыру эшен дөньяның башка өлешләрендә шуңа охшаш низагларны чишүгә үрнәк дип атады.

Ирландиядән соң Обамалар гаиләсе сәфәрне Британиядә дәвам итәчәк. Патшабикә Элизабет аларны рәсми дәүләт дәрәҗәсендәге ашка чакырган.

26-27 майда АКШ президенты Франциядә Зур сигезлек очрашуында дөньякүләм икътмсади мәсьәләләр турында сөйләшүләрдә. Бу очрашуда ул сигезлеккә кергән Франция, Британия, Япония, Италия, Германия, Канада һәм Русияне Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада демократия өчен басым ясарга чакырыр дип көтелә.

Бу җыенда ул Либиядә НАТОның көрчеккә терәлгән хәрби чарасы һәм АКШның бу җәйдә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгара башлау планы турында да сүз алып барырга мөмкин.

Сәфәр ахырында исә ул Польшада Көнчыгыш Европа илләре җитәкчеләре белән очрашып иминлек һәм иктисад турында сөйләшергә җыена.
XS
SM
MD
LG