Accessibility links

Франция финанс министры Халыкара валюта фондын җитәкләргә тели


Франциянең финанс министры Кристин Лагард үз-үзен Халыкара валюта фондының башкарма мөдире вазифасына намзәт итеп чыгарды.
Лагард моны бүген Парижда журналистлар белән очрашуда игълан итте.

Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэль Барросо Лагардны намзәт буларак тулысынча яклавын белдерде. Аны шулай ук Германия һәм Британия дә яклый.

Әмма Бразилия, Русия, Һиндстан һәм Кытайны үз эченә алган икътисадый оешма БРИК бу вазифага җитәкчеләрнең Европа илләреннән генә билгеләнүенә каршы чыгып җитәкчене илгә карап түгел, икътисадый шартларга карап билгеләргә кирәк ди.

Лагард бүген матбугат очрашуында «Европалы булу плюс буларак та, минус буларак та каралырга тиеш түгел. Үземне намзәт буларак яклауга европалы булуым да, кредитлар белән коткаруда ярдәм иткән финанс корылышларын төзүдә катнашканлыгым да сәбәп түгел», - диде.

Оешманың элекке җитәкчесе АКШта Доминик Стросс Кан АКШта җенси җәнҗалга эләгеп вазифасыннан китте. Яңа җитәкче июнь ахырына кадәр расланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG