Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Талибан тулы бер районны яуламакчы


Әфганстанда талиблар Пакстан чигенә якын бер район хакимияте бинасын яулап алды.

Көнчыгыштагы Нурстан виләяте башлыгы Җамалетдин Бадар әйтүенчә, Дуаб районының көнбатыш яртысы инде сугышчылар карамагында, хәзер районның көнчыгыш яртысы өчен бәрелеш бара.

Губернатор сүзләренчә, соңгы берничә көндә өч полиция хезмәткәре һәлак булган, сигез Талибан сугышчысы үтерелгән.

Бу районда хөкүмәт гаскәрләре дә, халыкара көчләр дә юк. Районны бары җиңелчә коралланган полиция хезмәткәрләре генә саклый.
XS
SM
MD
LG