Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Ходорковский һәм Лебедев - “вөҗдан тоткыннары”


Кеше хокукларын яклаучы халыкара оешма Amnesty International төрмәгә ябылган Михаил Ходорковский белән Платон Лебедевны “вөҗдан тоткыны” дип игълан итте.

Сишәмбе Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аларга карата икенче хөкем карарын гамәлдә калдыручы, әмма төрмә җәзасын бер елга киметүче карар чыгарган иде.

Ходорковскийны яклаучылар аңа карата ике хөкем карары да эшмәкәрне Владимир Путин хакимиятенә каршы чыгуы өчен җәзалау дигән фикердә.

Ходорковский 2003 елда Путин президент булган чорда кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG