Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлистәге чуалышларда ике кеше һәлак булды


Тифлистә митингны куып таратканда ике кеше һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00
йөкләү

Тифлистә полиция оппозиция митингын куып таратканда ике полиция хезмәткәре һәлак булган. Грузия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, аларны машина таптаган. Шулай ук егермеләп кеше яраланган.

Тифлистә полиция оппозиция митингын куып таратканда ике ике кеше һәлак булды. Аларны машинада качучылар таптаган.

Грузия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, аларны машина таптаган. Кырыкка якын кеше яраланган.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә полиция Михаил Саакашвилиның хакимияттән китүен таләп итүчеләр митингын куып таратты. Полиция 5 көн дәвам иткән протест чарасын куып тарату өчен күз яшьләндерү газы, су сиптергечләр, резин ядрәләр кулланды.

Саакашвилины аеруча авторитарлыкта һәм гади халык тормышына ваемсызлыкта гаепләгән оппозиция аны хакимияттән төшерү таләбе белән үз җыеннарын узган шимбә, 21 майда ук башлаган иде.

Чәршәмбе көнне демонстрациячеләр күпләп парламент бинасы янындагы мәйданга җыелды һәм атнакич үтәсе, Грузиянең бәйсезлек көненә багышланган хәрби парадка әзерлек эшләренә комачаулый башлады.

Кичен демонстрациячеләрнең күбесе таралышты. Әмма эчке эшләр министрлыгы вәкиле Шота Утиашвили әйтүенчә, мәйданда калганнар протест чарасы өчен бирелгән вакыт чыгу белән демонстрациячеләрне тарату өчен килгән полиция хезмәткәрләренә тимер таяклар һәм кулдан ясалган калканнар белән һөҗүм иткән. Демонстрациячеләрнең бер өлеше мәйданнан качып киткән. Машина белән качучылар бер полиция хезмәткәрен таптаган.

Эчке эшләр министрлыгы мәйданнан китүче машиналарның бер полиция хезмәткәрен таптап үтерүен сурәтләүче видеоны чыгарды.

Утиашвили соңрак мәйданнан китүче машинаның бер демонстрациячене дә таптап үтергәнлеген белдерде.

Протест чарасында катнашкан туксанлап кешегә гаепләү белдерелгән. Аларның күбесе ике айга кулга алына. Эчке эшләр министрлыгы кулга алынучылар арасында протест чарасын оештыручыларның булмавын белдерә.

Полиция оппозиция җитәкчесе Нино Бурджанадзеның улы Анзор Бицадзены иреккә чыгарды. Ул Тифлистәге хастаханәдә ике сәгатькә тоткарланган иде.
XS
SM
MD
LG