Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Франция "Мистраль"ләр турында тәгаен килеште


Русия белән Франция Мәскәүгә боралак йөртүче “Мистраль» шәкелендәге 4 хәрби кораб сату турында тәгаен килешүгә иреште.

Бүген бу турыда Франциянең Довиль шәһәрендәге уртак матбугат очрашуында ике илнең президентлары Дмитрий Медведев һәм Николя Саркози белдерде.

Алар килешү бәясен игълан итмәде. Элегрәк килешүнең бер ярым миллиард евролык булуы әйтелгән иде.

Мистраль шәкелендәге корабларның һәрберсе 16 боралак һәм күпсанлы хәрби техника йөртә ала.
XS
SM
MD
LG