Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варшауда Үзәк һәм Көньяк Көнчыгыш Европа илләре саммиты ачылды


Варшауда Үзәк һәм Көньяк Көнчыгыш Европа илләре җитәкчеләренең 17-нче саммиты ачылды. Анда 20 президент, шул исәптән Германия, Украина, Чехия, Италия һәм Литва җитәкчеләре катнаша.

Казан вакыты белән кичке тугызларда Европа җитәкчеләренә АКШ президенты Барак Обама да кушыла. Бу Обаманың әлеге катнашучылар төркеме белән беренче очрашуы булачак.

Очрашуга Косово президентының чакырылуына ризасызлык йөзеннән Сербия һәм Румыния президентлары саммитка килүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG