Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майкл Макфол АКШның Мәскәүдәге илчесе урынына тәкъдим ителде


АКШ президенты Барак Обама Кушма Штатларның Мәскәүдәге киләчәк илчесе итеп үзенең махсус ярдәмчесе, Ак Йорт Дәүләт иминлеге шурасының Русия бүлеге баш мөдире Майкл Макфолны тәкъдим итте.

Макфол Вашингтон-Мәскәү мөнәсәбәтләрен «сүндереп кабызу» сәясәтен әзерләүгә зур өлеш кертте.

Хәзерге илче Джон Байерлины 2008 елда ул чактагы президент Джордж Буш билгеләгән иде.
XS
SM
MD
LG