Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Кеше хокуклары шурасы Сүрия хакимиятен тәнкыйтьли


Бүген БМО Кеше хокуклары шурасы башлыгы Нави Пиллэй Сүрия хакимиятенең хөкүмәткә каршы көчләргә карата чараларын кискен тәнкыйтьләде.

Пиллэй соңгы айларда Сүрия хакимиятләренең кеше хокукларын бозуны “тетрәндергеч” дип атады. Пиллей янә Шәм-Шәрифне илдәге вәзгыятьне ачыклау өчен БМО белгечләрен кертергә чакырды.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, халык күтәрелешләре башланганнан бирле Сүриядә меңнәрчә кеше үтерелгән, ун меңләп кеше кулга алынган.

Бүген илнең үзәгендәге Хомс вилаятендә Сүрия гаскәрләренең берничә авылны утка тотуы билгеле булды. Таблис шәһәрендә кичәдән бирле каты бәрелешләр бара. Дәүләт мәгълүмат чыганаклары, дүрт хәрби үтерелгән, 14 хәрби яраланган, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG