Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОның Либиядәге хәрби чарасы тагын 90 көн дәвам итәчәк


НАТО шурасы Либиядә үзенең хәрби чара мөддәтен тагын 90 көнгә озайту турында карар кабул итте.

“Оешма үз эшен ахырына кадәр җиткерергә җыена”, диелгән НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен белдерүендә.

НАТО җитәкчелегендәге хәрби көчләр март аенда Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи көчләренә каршы чараны башлады. БМО Иминлек Шурасы Либиянең тыныч халкын Каддафи көчләреннән саклау турында резолюция кабул итте.

Либия хакимиятләре НАТОның һава һөҗүмнәрендә тыныч халык зыян күрә, дип белдерә.

Узган атнада Русия дә Каддафинең президентлыктан китүе өчен сөйләшүләр уздырачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG