Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә журналистны кыйнауга җинаять эше кузгатылды


Мәскәүдә җенси азчылыклар чарарсы вакытында “Новая газета” журналисты Елена Костюченко кыйналганга хокук саклау оешмалары җинаять эше кузгатты.

Элгәре журналистка әлеге гей-парадка каршыларның берсе – “Православ кардәшлек” вәкиле һөҗүм иткән дип хәбәр ителгән иде. Костюченко хастаханәгә салынды.

Шимбә полиция Мәскәүдә җенси азчылыклар чарасына каршы һәм шулай ук аны хуплаган утыздан артык кешене тоткарлаган иде. Бу көнне Русия башкаласында ике чара үткәрергә теләгәннәр. Әмма аның берсе дә алдан хакимиятләр белән килешенмәгән булган.
XS
SM
MD
LG