Айгөл Җәләева Татарстанның Чаллы шәһәрендәге халыкара туризм академиясендә укыган булган. Укыган төркемнәре белән яхтада ял иткәндә эчемлектән агуланганнар.
Мәгълүмат чаралары аларны метил спиртыннан агуланган дип ирештерә. Айгөл белән ял итүче Альбина исемле кыз исә коладан агулануларын белдергән. Аның сүзләренчә, ул үзе кола эчмәгән, аны эчкән Айгөл һәм башка күпләр агуланган. Айгөл спиртлы эчемлекләргә кагылып та карамаган диелә.
Әлеге яхтада 70 русияле булган. Шуларның егермесе агуланган. Башкортстанның Төркиядәге вәкиле Каншаубий Мизиев сүзләренә караганда, яхта хуҗасы кулга алынган.
Гаеплеләр ачыкланганнан соң зыянны түләтү өчен мәхкәмәләшүләр башланачак. Айгөл Җәләеваның җәсәде якын араларда туган ягына алып кайтып җир куенына тапшырылачак.